Район җирлегендә Яңа 2017 елга әзерлек уңай бәяләнде.

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

"Авыл җирлеге идарәләре, мәдәният, мәгариф учреждениеләре территорияләрен кар һәм ясалма әзер сыннар белән бизәү эше соңлап булса да тәмамланды. Бу өлкәдә балалар бакчалары һәм мәктәп коллективларына үз террторияләрен матур итеп бизәгән өчен рәхмәт белдерәм", диде район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. 

Сүзен дәвам итеп: "Яңа елга күтәренке күңел белән керик. Матурлыкны күмәк көч һәм зур тырышлыклар белән булдырганбыз икән инде, аны сакларга һәм бәйрәмнәрдә чиста-пөхтә тотарга, бәйрәмнәр узып киткәч тә территорияне чүпләрдән арындырырга кирәк!" дип ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International