21 нче декабрь көнне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә районыбызның мәгариф өлкәсендәге яшь җитәкчеләр өчен семинар булып узды. Гимназия укытучылары югары дәрәҗәдә әзерләнгән ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләре күрсәтте. Үрнәк педагогик киңәшмә әти-әниләрне, укучыларны һәм укытучыларны сыйфатлы белем алуга һәм бирүгә мотивлаштыру алымнарына багышланган иде. Әлеге семинар балаларның тормышта югалып калмыйча, җәмгыятьтә үз урыннарын табуда мәктәп тәрбиясенең әһәмиятле роль уйнавын чагылдырды.