16 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Пыжмара төп белем бирү мәктәбендә Пыжмара авылы китапханәчесе, мәдәният хезмәткәре, мәктәп китапханәчесе, укытучылары белән берлектә 1-4 сыйныф укучыларына “Без мәдәниятле халык” дигән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханәче укучыларны мәдәни учаклар белән таныштырды, көндәлекне тоту, тутыру тәртибен аңлатты.
Чепья урта мәктәбенең 97 башлангыч сыйныф укучысына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшыру оештырылды. Чарада балалар китапханәчесе Животникова Г.Н., мәдәният йорты директоры Вәлиева Д.Н., "Халыклар дуслыгы" музее хезмәткәрләре Тихонова И.М., Уракова Н.Н., урта мәктәпнең педагог-оештыручысы Чупанова И.Г. катнашты.
16 сентябрь көнне Карадуган авыл китапханәчесе Таузар мәктәбе укучылары белән “ Укучының мәдәни проекты” кысаларында “Китап гаҗәеп дөнья икән...” исемле мәдәни дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштылар. .” Иң күп китап укучы” исеменә лаек булу өч “Сорау миннән, җавап – сездән” дигән исем астында викторинада үткәрелгән актив катнаштылар, бүләкләр оттылар
Карадуган авыл китапханәсенә килгән яңа китапларга күзәтү ясалды, Р.Батулланың “Аю баласы Әппәс” исемле китабы кычкырып укылды.
16 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 1-4 сыйныф сыйныф укучылары белән “Китап –иң якын дустым” мәдәни исемле
дәрес үткәрелде. Дәрес барышында Карадуган авыл китапханәчесе китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Мәдәни дәрестә 49 укучы каткашты.
Түнтәр урта мәктәбе, авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән мәдәният дәресе 16 сентябрь көнне “Син кулыңа китап алдың” дип исемләнгән кичә белән башланып китте. Без китап укучыларыбыз белән китап, аны уку, сакллау турында сөйләштек, “Укучының мәдәни көндәлеге “ белән таныштырдык. Максатыбыз, нәни укучыларыбызны мәдәниятка, китап укуга кызыксыну уяту иде.

14 сентябрь көне районыбыз тарихына яңа социаль объектларны ачу көне буларак кереп калыр, мөгаен. Ел дәвамында төзелеш эшләре барган биналарны бүген башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар катнашында халыкка кулланылышка тапшыру тантаналары булды. Чираттагы чарада ТР Куркынычсызлык советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев катнашты. Аларны район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Чираттагы тукталыш Көек авылында булды. Биредә кунаклар авыл үзәгендә яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнаштылар. Әлеге күркәм тантанага авыл халкы да бердәм булып килгән иде.
Яңгул авылы районыбыз җирлегендә иң зур авылларыбызның берсе. Ул элек-электән социаль объектлары күп булуы белән аерылып тора. Биредә ямь өстенә ямь булып, яңа ветеринар пункты да сафка басты. Элек тә булган бу бина, анысы нык тузгач, яңасына мохтаҗлык туган, дип тарихка күз салудан башладылар тантананы җитәкчеләр.