Елның-елында муниципаль район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары белән без узып баручы елны төгәллибез. Нинди вакыйгалары белән кереп калды соң күңелләребезгә быелгы көрәш сезоны? Билгеле, безне куандырган вакыйгалар күп булды. Беренчедән, ел башында ук Зәй шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә узган ярышларда ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, республика көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов кулыннан бүләк алырга районыбыздан бер-бер артлы 5 кеше күтәрелде. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, дәрәҗәле көрәшчеләребез Ранил Габдрахманов, Ринат Хәйретдинов, Сәйдәш Мәгьсүмов, спорт журналисты Нурзада Сәмигуллин. Мондый хәлнең әле бер район вәкилләре белән дә булганы юк иде, һәрхәлдә, мин белгән дәвердә. Икенчедән, көрәштә дә башка елларда югалткан позицияләребезне кайтара башладык. «Татарстан яшьләре» газетасы призына үткәрелгән ярышларда бишенче баскычка күтәрелсәк, Татарстан беренчелегендә өченче булдык. Диния Назәрәте призына узучы ярышларның, 1998-99 елгы яшьләребез арасында узучы Республика федерациясе Кубогына ярышларның Кубоклары районыбызга кайтты. Өченчедән, район башлыгы тарафыннан көрәшчеләребезгә моңа кадәр күрсәтелмәгән кадер-хөрмәт күрсәтелеп, һәр җиңүебез сыйлы табын артында тәмамлана башлады. Аннан, узып баручы ел юбилейларга да бай булды. Танылган тренерыбыз Ленар Саттаровка, легендар көрәшчеләребез булган Сәйдәш Мәгьсүмовка — 50, Миннегали Шакировка — 55, Рафис Насыйбуллин, Рафис Шәрифуллинарга — 60 тулды. Әнә шундый күңел күтәренкелегендә узып бара 2016 ел.
Балтач муниципаль район башлыгы призына узучы быелгы ярышлар “Балтач” универсаль спорт залына районыбызның 21 төбәгеннән 134 көрәшчене җыйган иде. Декабрь аеның карлы-буранлы көннәрен урамда калдырып, чын район Сабантуен уздырдык. Соснадан төшкән бер төркем ветеран тальянчыларыбызның сыздырып җибәрүләре булды, ихтиярсыздан ямьле июнь айларына кайттык та утырдык. Аннан, ни хикмәт, быелгы ярышлар моңарчы күрелмәгән тамашачыны җыйды. Трибуналарга сыймаган тамашачыларыбыз, хәтта, ярышларыбызда кунак сыйфатында чакырылган ветеран көрәшчеләребез янына төшеп утырырга мәҗбүр булды. Ветеран көрәшчеләребезне дә быел зурлап бәйрәм иттерә алдык. Араларында узган гасырның 70-80-90нчы елларында бил алышкан көрәшчеләребезне күрү безнең өчен дә зур шатлык булды. Залга җәелгән ике келәмдә дә ярышлар торган саен кыза барды. “Ай-яй, моннан ун еллар элек булган “азарт” көрәшчеләребезгә кайта башлаган бит. Көрәш өчен көрәш бара бит монда”, дип куйды бер мәлне, заманында республика келәмнәрен үз кулында тоткан легендар көрәшчебез РСФСРның спорт остасы Рифкәт Хөсәенов.
Ачылыш тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин сүзендә торып, көрәшчеләребезгә вәгьдә иткән акчалата бүләкләрен тапшырып, аларны алда торган Муса Җәлил истәлегенә узучы ярышларга рухландырып җибәрде. Көрәш дөньясында легендар шәһесләребез булган бертуган Фәрит, Фаил Әхмәдиевлар да район көрәшчеләренең җиңүләре белән горурлануларын яшермәделәр, аларга тагын да зуррак уңышлар теләүләрен белдерделәр. Чыннан да, горурланырлыгыбыз бар шул! Халык белән шыгрым тулы залның алкышлары да көчле булды. Сызгырулардан, көчле кычкырулардан бер мәлгә дә тынып тормады бу юлы зал. Бәйрәм залга гына сыешмыйча урамга да чыкты. Анда табада чыҗлап коймак, казанда пылау пеште, шашлык кызып торды, самаварларда чәй кайнап торды. Ай, көрәш көчле барды быел. Бигрәк тә команда беренчелегенә. Һәркем, беренче урынга чыккан команда өчен куелган тәкәгә дәгьва итте. Шулай да бу юлы да, яңгуллыларга тиңнәр табылмады. Тәкәне алган имгәнүләреннән соң тазарып, келәмдә беренче адымын ясап, икенче урынга чыккан спорт остасы Ранил Сафиуллин җилкәсенә салырга туры килде. Икенче урынга Арбор ир-егетләре лаек булса, өченче урынны бөтен дөньяны шаккатырып, “Татарстан” хуҗалыгы егетләре яулады. Үзе дә келәмгә кереп бил алышкан тренерлары Алмаз Галиевның беренче зур җиңүе булды бу. Инде аерым үлчәүдәге беренче-дүртенче урыннардагы җиңүчеләребез белән дә танышып чыгыйк.
60 кг. кадәр үлчәү авырлыгында: 1 урын Дамир Ишморатов /”Татарстан”/, 2. Булат Һадыев /”Арбор”/, 3. Расил Сабирҗанов /Тимирязев исем./, 4. Ислам Галимов /”Труд”/. 65 кг. кадәр: 1. Илназ Минмуллин /”Арбор”/, 2. Илдан Әхмәтханов /”Яңа тормыш”/, 3. Рамил Хөснетдинов /Тимирязев исем./, 4. Рәис Низамов /”Кама”/. 70 кг. кадәр: 1. Илнар Муллахмәтов /”Яңа тормыш”/, 2. Фәнзил Шакиров /”Арбор”/, 3. Фәннур Аглиуллин /”Кызыл юл”/. 4. Раннур Әүхәдиев /”Труд”/. 75 кг. кадәр: 1. Фәннур Латыйпов /“Татарстан”/, 2. Ранил Камалов /”Сосна”/, 3. Булат Гыйльметдинов /район эчке эшләр бүлеге/, 4. Рифат Сибгатуллин /район сөт-май комбинаты/. 80 кг. кадәр: Рушан Зарипов /“Арбор”/, 2. Айрат Хәйруллин /“Яңа тормыш”/, 3. Радил Гыйззәтулин /Тукай исем./, 4. Айнур Николаев /район сөт-май комбинаты/. 85 кг. кадәр: Салават Әсхәдуллин /”Арбор”/, 2. Ранил Габдрахманов /“Яңа тормыш/, 3. Рамил Зәйнетдинов /Тимирязев исем./, 4. Нияз Галиев /“Татарстан”/. 90 кг. кадәр: Ринат Хәйретдинов /”Арбор”/, 2. Рәдис Сәмигуллин /“Кызыл юл”/, 3. Илшат Хәйруллин /”Труд”/, 4. Рамил Гыйльфанов /“Яңа тормыш”/. 100 кг. кадәр: Руслан Рәфыйков /”Яңа тормыш”/, 2. Ранил Сафиуллин /”Яңа тормыш”/, 3. Рафис Галләмов /район сөт-май комбинаты/, 4. Наил Нургалиев /Тукай исем./. Югары үлчәүдә: Фердинанд Вәлиев /”Яңа тормыш”/, 2. Дилүс Сабиров /”Татарстан”/, 3. Динар Фатыйхов /”Яңа тормыш”/, 4. Нургаян Йосыпов /”Арбор”/.
( Автор: Нурзада Сәмигуллин )