Кукмара районының “Туган як” музеенда

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның 27 нче декабрендә  «Социаль туризм» программасы кысаларында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы мөмкинлеге чикле кешеләр  Кукмараның “Туган як” музеена сәяхәт кылдылар.

Музей экспозицияләре Кукмара районының ХIХ гасырга кадәрге тарихын сүрәтли. Музейда Кукмара җирлегендә табылган археологик табылдыкларның күбесе көмештән ясалган һәм анда хатын-кызларның күптөрле бизәнү әйберләре куелган. Шулай ук биредә борынгы замандагы итек басу фабрикасы җитештергән әйберләре, 1970-1990 еллардагы Володин атлы эшмәкәр остаханәсендә ясалган бакырдан эшләнгән көнкүреш әйберләре урын алган.

Музейдан алган мәгълүмәт барлык тернәкләнүчеләр күңелендә якты истәлекләр калдырды. Китәр алдыннан алар музей хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлап, рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International