«Мәрхәмәтлелек атнасы» уңаеннан Балтач бистәсендә яшәуче Шайхиевлар гаиләсе Алан авылында яшәуче Гибадуллннарга юыну булмәсе өчен кулдан эшләнгән умывальник буләк иттеләр. Раушания ханым Шайхиев Илшат гаиләсенэ куанычын һәм чиксез рәхмәтен белдерә.
Районның сайлау участоклары иртәнге сәгатьләрдән үк гөрләп эшли. Мәсәлән, Балтач бистәсенең урта мәктәп бинасында урнашкан 1088нче сайлау участогында Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда халык актив катнаша. Һәр участокта чын бәйрәм рухы бөркелеп тора: музыка яңгырый, сайлаучыларның күңелләре күтәренке, алар берсен-берсе “Бәйрәм белән!” дип сәламлиләр. Алар гаиләләре белән килеп үз тавышларын бирәләр.
Бүген, 18 сентябрь – Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне.
Балтач бистәсенең урта мәктәп бинасында урнашкан 1088нче сайлау участогында иртәдән үк халык актив рәвештә үз тавышын бирә. Иртәнге сәгатьләрдә Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин да тормыш иптәше Фәния ханым белән әлеге сайлау участогында үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр.
Балтач бистәсенең урта мәктәп бинасында урнашкан 1088нче сайлау участогында Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда иртәнге сәгатьтән үк иң беренче булып килеп, Балтач бистәсенең Вахитов урамында яшәүче Марат Шакиров үз тавышын бирде.
16 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәчесе Шубан мәктәбе укучылары белән «Укучының мәдәни көндәлек проекты» кысаларында «Китап ул - серле дөнья» исемле мәдәни дәрес үткәрде. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән таныштырдык. Максаты укучыларны мәдәниятка тарту, китап укуга кызыксыну уяту иде. Дәрес барышында укучылар белән «Абдулла Алиш – әкиятләр остасы» исемле чара үткәрелде, китапларга күргәзмә ясалды, Абдулла Алиш әкиятләреннән викторина үткәрелде. Барлыгы 16 укучы катнашты.
16 нчы сентябрь көнне Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире катнашында “Без һәм Мәдәният” исеме астында мәдәни дәрескә җыелдылар. Мәдәниятнең безнең тормышыбыздагы әһәмияте, кешелек барлыкка килгән көннән алып бүгенгә кадәр килеп җиткән сәнгать төрләре турында кызыклы әңгәмәдә бик теләп катнаштылар. Мәдәнияткә багышлап төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Милли уен коралыннан саналган гармун, баян, тальян турында да мәгълүмат алдылар. Балтач районының күпмилләтле халык икәнлеген ассызыклап, төрле милләт, төрле дин тотучы райондашларыбызга карата миһербанлы булып яшәргә кирәклегенә төшенеп, терроризмга каршы айлык кысаларында, дөньяда барган төрле чуалышларга ризасызлык белдереп, “Без тынычлык телибез” дигән әңгәмәдә дә катнаштылар.
16 нчы сентябрь көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе Ор башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлары өчен “Мәдәният бездән башлана” дигән мәдәни дәрес үткәрде. Дәрес вакытында укучылар мәдәният төшенчәсенең безнең тормыштагы урыны турында әңгәмәдә катнаштылар. “Казаным – мәдәни башкала” исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Дәрес ахырында халкыбызның борын-борыннан күрше халыклар белән дус-тату яшәгәнлеген ассызыклап, терроризмга каршы айлык кысаларында “Без тынычлык яклы” шигаре астында да әңгәмә үткәрелде.