Бүген бистә үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында узган кышкы ярминкә шаулап-гөрләп башланып китте. Яңа ел алды рухы һәр җирдә сизелеп, бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройлары да килгән иде. Алар райондашларыбызны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, күңелләрен күреп йөрделәр.
Ярминкәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин район авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр җитештергән товар-продукцияләр белән танышты, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарларның ни дәрәҗәдә сатылуы хакында сорашты, сыйфат ягы белән кызыксынды, бәяләргә игътибар бирде. Биредә сөт тә, май да, ит тә, ашлык та, каз да, салам да, печән дә, хәтта тайлар һәм бозаулар да сатылды. Хәтта райондашларыбыздан тыш, Яшел Үзәннән, Арча районының Хәсәншәех авылыннан, Кукмарадан, Питрәч якларыннан да сату белән килгәннәр иде. Район башлыгы ярминкәне уңай бәяләде.
Иртәнге сәгатьләрдән үк халык бик актив булды. Ярминкәгә бистә халкы гына түгел, авыллардан да килгәннәр. Бүген шулай ук Чепья авылында да ярминкә булды. Ике җирлектә узган ярминкәдән һәркем канәгать калып, үзләренә кирәкле продукцияне ала алганнардыр дип ышанып калабыз.