Тәрбия буенча директор киңәшчесе Гөлназ Камил кызы Зәйнуллина инициативасы белән Кырымның Россиягә кушылу көнендә Балтач мәктәбе укучылары «Дуслык күпере» н ясадылар һәм Бакчасарай районына яшьтәшләренә хатлар яздылар. Күптән түгел укучылар Кырымнан җылы хатлар алдылар .
Язышу төрле төбәк балалары арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итәр, файдалы мәгълүмат алмашу һәм язма аралашу күнекмәләрен үстерү өчен яхшы сәбәп булыр дип өметләнәбез.
Тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләренең Бердәм гамәлләр көннәрен үткәрүе "яшьләр һәм балалар"РФ милли проекты кысаларында уздырыла торган тәрбия чараларының бер форматы булып тора.