ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген бистә үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында узган кышкы ярминкә шаулап-гөрләп башланып китте. Яңа ел алды рухы һәр җирдә сизелеп, бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройлары да килгән иде. Алар райондашларыбызны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, күңелләрен күреп йөрделәр.

Агымдагы елның 28 нче декабрендә «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләр тарафыннан тернәкләнүчеләр арасында шашка ярышы уздырылды. ир-егетләр арасыннан беренче төркем инвалид Балтач егете Сөләймәнов Фанис җиңү яулаган булса, хатын-кызлар арасында Чепья авылыннан, икенче төркем инвалид Камалова Гөлүсә беренчелекне алды. Ярышта барлык җиңүчеләр дә диплом алу бәхетенә ирештеләр. Бүлекчәдә hәрдайм уздырылып барган мондый ярышлар мөмкинлеге чикле кешеләрарасында спорт уеннарына кызыксыну уяныр диясе кала.


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чепья авылында Яңа ел алды ярминкәләре гөрләде. Халык бәйрәм алдыннан ит, сөт-май, ярма , бал кебек ризыклар сатып алды, терлекләренә  печән-салам, ашлык алды.Чепья авыл җирлегенең  мәдәният хезмәткәрләре исә җырлап-биеп халыкның күңелен ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызының да ярминкәгә килүе ямь өстенә ямь булды.


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

29 декабрь - пәнҗешәмбе көнне районыбызда ике җирлектә - Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында бәйрәм алды ярминкәләре булачак. 

Биредә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләре җитештергән товар-продукцияләр тәкъдим ителә. Ярминкә иртәнге сәгать 7.00дә башланып китә. 

Шул сәбәпле, Балтач бистәсенең үзәк Ленин урамы вакытлыча ябылып торачак. Транспорт агымы Нариман урамы буйлап ике яклы хәрәкәт итәчәк. Игътибарлы булуыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвегез сорала!

2 - 7 гыйнвар көннәрендә дә райондашлар һәм кайткан кунаклар өчен Яңа ел бәйрәменең күңел ачу программалары дәвам итә. 

Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге, мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре һәм мәдәният хезмәткәрләре оештыруында Балтач бистәсенең үзәк "Балтач" паркында "Чыршы янында күңелле уеннар" һәм "Сабантуй" паркында күңел ачу чаралары, спорт уеннары, ярышлар үткәреләчәк. 

Паркларда күңел ачу чаралары кичке 17.00 - 20.00 сәгатьләрдә оештырыла.

23 декабрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен бочча ярышы узды. 

Биредә Балтач командаса да матур уңышларга иреште. Балалар арасында Балтачтан Максим Александров һәм Кариледән Рузия Галиева Рузия – өченче, Константин Петров исә беренче урын яулап, диплом һәм медаль белән бүләкләнде. 

Зурлар арасында Чулпан Габделганиева – беренче, Ева Александрова – икенче, Фәнис Сөләйманов өченче призлы урынга лаек булды, шулай ук диплом белән медальләр белән бүләкләнделәр. 

Районда чаңгы сезонын ачу уңаеннан, "Сабантуй" спорт һәм күңел ачу паркында әлеге спорт төрен үз итүче райондашларыбыз белән берлектә 3 гыйнвар көнне - район беренчелегенә, ә 6 гыйнвар көнне районның барлык авыл ьирлеклре, оешма-учреждение һәм хезмәт коллективлары командалары катнашында чаңгы ярышлары булачак. 

Ярышларда катнашырга көтеп калабыз. Актив булыйк!!!

Хөрмәтле райондашлар, Сезне 29 декабрь көнне район мәдәният үзәгендә «Яңа елга - яңа җыр» дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль тамаша карарга чакырабыз! Башлана: 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!!!

Районыбызның иң сәләтле балаларының Республика күләмендә Татарстан Президенты җитәкчелегендә уза торган Яңа ел чыршысында катнашырга чакыру алуы матур традициягә әверелде. Әлеге зур мәртәбәле чараны балалар көтеп ала. 

Быел да - 25 декабрь көнне районыбызның иң актив балалары башкалада оештырылган тантаналы чарада катнашу бәхетенә иреште. Район мәктәпләрендә белем алучы тырыш һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, уку алдынгылары булган, олимпиадаларда җиңү яулаган, төрле сәнгать, спорт бәйгеләрендә һәм конкурсларда уңыш казанган 32 укучы һәм "Татарстан варислары" берлеге әгъзасы буларак, еллык нәтиҗәләр ясаган чарада катнашкан тагын 3 бала "Татнефть-Арена" боз сараенда узган чыршы бәйрәмен тамаша кылып, Президентның Яңа ел бүләгенә лаек булып кайттылар.

Яңа елны каршыларга санаулы көннәр калды. Ел да бу бәйрәмне көтеп алабыз, ниндидер могҗиза өмет итәбез. Өйләребездә чыршы бизәп куябыз, гаиләбездә бәйрәм рухы тудырырга тырышабыз. Бу матурлык өй ишеген бикләп, урамга чыгу белән юкка чыгарга тиеш түгел... Чөнки райондашларыбыз тырышлыгы белән урамнарда, тирә-якта күңелләргә хуш килерлек, бәйрәм рухы тудыра торган мохит булдырылсын иде. 

Күрше-тирә районнарны, калаларны күреп, "Ничек матур!" дип сокланырга бик яратабыз да, ә үзебездә шул матурлыкны ник булдырмыйбыз соң ?! - дигән каршылыклы фикер туа. Матурлык безнең өчен кирәк, аны да без үзебез тудырырга тиеш. Беркемгә дә читтән килеп ясап бирмәгәннәр, югыйсә.... 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International