Районыбызның иң сәләтле балаларының Республика күләмендә Татарстан Президенты җитәкчелегендә уза торган Яңа ел чыршысында катнашырга чакыру алуы матур традициягә әверелде. Әлеге зур мәртәбәле чараны балалар көтеп ала.
Быел да - 25 декабрь көнне районыбызның иң актив балалары башкалада оештырылган тантаналы чарада катнашу бәхетенә иреште. Район мәктәпләрендә белем алучы тырыш һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, уку алдынгылары булган, олимпиадаларда җиңү яулаган, төрле сәнгать, спорт бәйгеләрендә һәм конкурсларда уңыш казанган 32 укучы һәм "Татарстан варислары" берлеге әгъзасы буларак, еллык нәтиҗәләр ясаган чарада катнашкан тагын 3 бала "Татнефть-Арена" боз сараенда узган чыршы бәйрәмен тамаша кылып, Президентның Яңа ел бүләгенә лаек булып кайттылар.