Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек – 2016” бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләү тантанасы булды.
Татарстанда бизнесның үсешенә ярдәм итү, эшмәкәрлек эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтә статусын күтәрү максатында оештырылган бәйгенең җиңүчеләре арасында “Җитештерү” («Производство») номинациясендә Марат Шәйхетдинов та бар. Райондашыбызны әлеге җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!!!
Күп кеше, әле бәйрәмнәр дәвам итә, дип үз вакытларын телевизор каршында үткәрүне хуп күргәндә, Балтачыбызда ял вакытларын табигать кочагында, чана, чаңгыда шуып күңел ачучылар бихисап.
1-2 январь көннәрендә чаңгы юллары буш тормады, гаиләләре белән чаңгыга басуылар күп иде. Ә бүген, 2017 елның рәсми ярышларын яшь чаңгычылар ачып җибәрде. 1999 елда һәм аннан соң туган егетләр һәм кызлар 1,5 километр арада классик йөрү белән спринт ярышларын үткәрделәр. Район балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары кул астында шөгельләнүчеләр җиңүчеләрне ачыклар өчен берничә тапкыр стартка бастылар. Күрше Киров өлкәсе Малмыж шәһәре яшь чаңгычыларының катнашуы да ярышларның матур мизгелләре булды.
Районыбыз җирлегендә декабрь ае дәвамында Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин Карары нигезендә Яңа 2017 елга әзерлек буенча «Иң матур бизәлгән оешма яки хуҗалык» конкурсы барды. Әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешмалар, мәгариф учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар арасында аерым урыннар билгеләнде:
- Авыл җирлеге идарәләре арасында
Чепья мәдәният йортында 30 декабрь көнне бал-маскарад үткәрелде. Җырчы-биючеләрнең чыгышларын карап, халык төрле күмәк уеннар, биюләргә катнашты, лотореяга бүләкләр отты (тере әтәч тә бар иде хәтта), рәхәтләнеп киенүчеләрнең кәмитләрен тамаша кылды. Ә киенүчеләр быел өч дистәгә якын булды. Бәйрәмнең матур, күңелле үтүе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән китапханәчеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсе булды.
Чепья балалар китапханәсе 2017 елның беренче китап укучыларын терки башлады. Әтәч елының тәүге китап укучысы булып урта мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Овчинников Дима булды. Хәрби техника, патриотик әсәрләр яратып укый торган Дима бу юлы яңа журналларга өстенлек бирде. Китапханәбез ишекләре һәркем өчен ачык, рәхим итегез!
Балтач җирлегендә яшәүче Һадыева Бибинур Тухватулла кызына 3 гыйнварь көнне 90 яшь тулды.
Бүген бистә үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында узган кышкы ярминкә шаулап-гөрләп башланып китте. Яңа ел алды рухы һәр җирдә сизелеп, бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройлары да килгән иде. Алар райондашларыбызны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, күңелләрен күреп йөрделәр.
Агымдагы елның 28 нче декабрендә «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләр тарафыннан тернәкләнүчеләр арасында шашка ярышы уздырылды. ир-егетләр арасыннан беренче төркем инвалид Балтач егете Сөләймәнов Фанис җиңү яулаган булса, хатын-кызлар арасында Чепья авылыннан, икенче төркем инвалид Камалова Гөлүсә беренчелекне алды. Ярышта барлык җиңүчеләр дә диплом алу бәхетенә ирештеләр. Бүлекчәдә hәрдайм уздырылып барган мондый ярышлар мөмкинлеге чикле кешеләрарасында спорт уеннарына кызыксыну уяныр диясе кала.
Чепья авылында Яңа ел алды ярминкәләре гөрләде. Халык бәйрәм алдыннан ит, сөт-май, ярма , бал кебек ризыклар сатып алды, терлекләренә печән-салам, ашлык алды.Чепья авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре исә җырлап-биеп халыкның күңелен ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызының да ярминкәгә килүе ямь өстенә ямь булды.
29 декабрь - пәнҗешәмбе көнне районыбызда ике җирлектә - Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында бәйрәм алды ярминкәләре булачак.
Биредә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләре җитештергән товар-продукцияләр тәкъдим ителә. Ярминкә иртәнге сәгать 7.00дә башланып китә.
Шул сәбәпле, Балтач бистәсенең үзәк Ленин урамы вакытлыча ябылып торачак. Транспорт агымы Нариман урамы буйлап ике яклы хәрәкәт итәчәк. Игътибарлы булуыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвегез сорала!