Чепья мәдәният йортында 30 декабрь көнне бал-маскарад үткәрелде. Җырчы-биючеләрнең чыгышларын карап, халык төрле күмәк уеннар, биюләргә катнашты, лотореяга бүләкләр отты (тере әтәч тә бар иде хәтта), рәхәтләнеп киенүчеләрнең кәмитләрен тамаша кылды. Ә киенүчеләр быел өч дистәгә якын булды. Бәйрәмнең матур, күңелле үтүе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән китапханәчеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсе булды.