Яңа елда Балтачта чаңгыда узыштылар

2017 елның 7 гыйнвары, шимбә

Күп кеше, әле бәйрәмнәр дәвам итә, дип үз вакытларын телевизор каршында үткәрүне хуп күргәндә, Балтачыбызда ял вакытларын табигать кочагында, чана, чаңгыда шуып күңел ачучылар бихисап.

1-2 январь көннәрендә чаңгы юллары буш тормады, гаиләләре белән чаңгыга басуылар күп иде.  Ә бүген, 2017 елның рәсми ярышларын яшь чаңгычылар ачып җибәрде. 1999 елда һәм аннан соң туган егетләр һәм кызлар 1,5 километр арада классик йөрү белән спринт ярышларын үткәрделәр. Район балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары кул астында шөгельләнүчеләр җиңүчеләрне ачыклар өчен берничә тапкыр стартка бастылар. Күрше Киров өлкәсе Малмыж шәһәре яшь чаңгычыларының катнашуы да ярышларның матур мизгелләре булды. 

 

Кече Лызи, Балтач гимназиясе, Балтач, Сосна, Чепья  мәктәпләре укучылары һәм тренерларының бергәләп шөгельләнүе матур күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Җиңүчеләр  белән алдагы чыгарылышларда таныштырып узарбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International