Смәел авылында яшәүче Минсылу Нәби кызы Нәбиевага 13нче гыйнвар көнне 90 яшь тулды.
Үзәк зурлар китапханәсенең китап бирү бүлегендә "Әдәби манзара" исеме астында китап күргәзмәләре яңартылып тора. Гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үтүче Айдар Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан "Мин халкыма зур ышаныч йортәм" һәм Разил Вәлиевка 70 яшь тулу уңаеннан "Хаклык эзләп, пакълек эзләп җирдә Тирәнәйде маңгай сырларым..." дип исемләнгән китап күргәзмәләре төзелде. Биредәге җыентыклардан әдипләребезнең тормыш юлы һәм киңкырлы иҗаты белән танышырга була.
2017 нче елның 12 нче гыйнварында “Социаль туризм” программасы кысаларында ”Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиядә булып кайттылар.
Үзенең мәшәкатьләре белән Яңа ел-Әтәч елы илебезгә аяк басты .Балалар Яңа елны каршылап озак каникул ялларына туктадылар. Балаларның каникуллары күңелле һәм истә калырлык булып үтсен дигән максаттан, Яңгул китапханәчеләре үзләренең яшь китап укучылырына 3 январь көнне "Табышмаклар иленә сәяхәт"дигән баш астында,тапкырлар һәм зирәкләр кичәсе үткәрделәр.Ә менә каникулның соңгы көннәрендә ягъни 8 январь көнне "Әтәч килгән кунакка "дигән баш астында уен кичә оештырып,балаларны сөендерделәр. Кичәләр бик күңелле һәм балларның исләрендә калырлык булып үттеләр.
Кышкы салкын озын көннәрдә һәркем үзенә бер шөгыль табарга тырыша. Ә менә Чепья авылының өлкәннәре китап укырга ярата. Чепья зурлар китапханәсе 2017 елда да өйдә торып укучыларга яңа китаплар, журналлар илтеп укытуын дәвам итә. 84 яшьлек Самигуллина Әминә апа да китапханәченең килүен һәр чак көтеп ала, төрле өлкәдәге яңалыклар белән вакытында танышып баруны хуп күрә.
Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче Саттарова Гатифә Хәммәт кызына 9 январь көнне 90 яшь тулды.
5 гыйнвар – “Балтач” ял паркында күңелле спорт уеннары.
5 гыйнвар – “Караоке-батл” (“Факел” үткәрә).
5 гыйнвар – Норма бозында “Алтын шайба” клубы призына хоккей ярышлары, район беренчелеге.
5, 6, 7 гыйнвар – мини-футбол ярышлары.
7, 8 гыйнвар – “Балтач” спорткомплексында мини-футбол ярышлары.
6 гыйнвар – “Балтач” спорткомплексында гимнастлар ярышы.
7 гыйнвар – Карадуган бозында “Алтын шайба” клубы призына зона ярышы.
7 гыйнвар – “Факел” кубында дискотека.
2-7 гыйнвар – “Балтач” ял паркында “Чыршы тирәли бәйрәм” дигән күңел ачу чарасы (18.00 сәгатьтә башлана).
2-8 гыйнвар – “Сабантуй” ял паркында кинофильмнар күрсәтелә.
13 гыйнвар – Балтач ял паркынада “Искечә Яңа ел”, (19.00 сәгатьтә башлана).
ЮХИДИнең 80 еллыгы уңаеннан, район ЮХИДИ идарәсенең “Хезмәт” газетасы белән берлектә үткәргән бәйге нәтиҗәләре:
Татарча язылган шигырьләрдән:
1 урын – “Сак булыйк юлларда” шигыре белән Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 “Б” сыйныф укучысы Ислам Мөҗипов,
2 урын – “Юл билгеләре – терәк” дигән шигыре белән Сосна төп белем мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Исламия Шамилова;
3 урын – “Юлда” дигән шигыре белән Бөрбаш урта мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Энҗе Корбангалиева.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү йөзеннән, 2016 ел дәвамында барган ярминкәләрдә зур әзерлек белән актив катнашканы һәм тырышлык күрсәткәннәре өчен Балтач районы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен белдерде.
Шул уңайдан түбәндәге җитәкчеләр ИЛСУР МЕТШИН ИМЗАЛАГАН РӘХМӘТ ХАТЫ белән бүләкләнде:
Кышкы озын ялларда Шубан авылында авылдашыбыз Данис Данил улы Шәрипов хоккей бәйрәме оештырды. Авылның олысы-кечесе хоккей мәйданчыгына агылды.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару елдан-ел активлаша бара. Шубан авылындагы бозның тынып торган вакыты юк. Анда һәрчак хоккейчыларның шайба суккан тавышы ишетелеп тора.
Авылдашларыбыз хоккейга бик теләп катнаштылар. Кечкенә генә Шубан авылы җирлегендә дүрт команда уйнады.