Үзәк зурлар китапханәсенең китап бирү бүлегендә "Әдәби манзара" исеме астында китап күргәзмәләре яңартылып тора. Гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үтүче Айдар Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан "Мин халкыма зур ышаныч йортәм" һәм Разил Вәлиевка 70 яшь тулу уңаеннан "Хаклык эзләп, пакълек эзләп җирдә Тирәнәйде маңгай сырларым..." дип исемләнгән китап күргәзмәләре төзелде. Биредәге җыентыклардан әдипләребезнең тормыш юлы һәм киңкырлы иҗаты белән танышырга була.