Кышкы озын ялларда Шубан авылында авылдашыбыз Данис Данил улы Шәрипов хоккей бәйрәме оештырды. Авылның олысы-кечесе хоккей мәйданчыгына агылды.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару елдан-ел активлаша бара. Шубан авылындагы бозның тынып торган вакыты юк. Анда һәрчак хоккейчыларның шайба суккан тавышы ишетелеп тора.
Авылдашларыбыз хоккейга бик теләп катнаштылар. Кечкенә генә Шубан авылы җирлегендә дүрт команда уйнады.
Һәрбер командага медаль грамоталар тапшырылды, ә җиңгән команда кубок белән китте.
Шубан призына барган ярышта катнашкан хоккейчыларны, җанатарларны, хөкемдарларны, ярышларга килгән авылдашларны, килгән кунакларны шәхси эшмәкәр Фәрит Әхкәмов, Гөлсинә Фәткрахман кызы тәмле пылау, шашлык, кайнар чәйләре белән сыйладылар.
Авылдашлар исеменнән шушындый хоккей бәйрәме оештырган Шәрипов Данис Данил улына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.