“Халыклар дуслыгы” музее

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

2017 нче елның 12 нче гыйнварында  “Социаль туризм”  программасы кысаларында ”Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиядә булып кайттылар.

Музей залларында шул җирлектә яшәгән татар, мари, удмурт, рус халыкларының яшәү рәвешен, көн-күрешен сүрәтләүче, танылган язучылар турында тупланган күргәзмә материаллар урнаштырылган. Шулай ук биредә 19 нчы гасырның урталарында Чепья җирлегендәге авыл-хуҗалыгы үсеше дә бик ачык чагыла. Тернәкләнүчеләрне бик кызыксындырганы Яңа елга багышланган укучы балалар тарафыннан ясалган яңа стенд булды. Өлкәннәребез арасыннан Татарстан Республикасының атказанган төзүче исеме алган пенсионер, Федорова Гөлнур Рафыйк кызы фотосүрәтләр арасыннан үзен күргәч,  бик сөенде.  Уздырылган әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яңалыклар, өстәмә белем тупларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International