Смәел авылында яшәүче Минсылу Нәби кызы Нәбиевага 13нче гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Смэел авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлзидә Зәкиуллина, җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыяте баш икътисадчысы Розалия Фазылҗанова, “Татарстан почтасы” җитәкчесе Гали Фәйзрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.