Кышкы салкын озын көннәрдә һәркем үзенә бер шөгыль табарга тырыша. Ә менә Чепья авылының өлкәннәре китап укырга ярата. Чепья зурлар китапханәсе 2017 елда да өйдә торып укучыларга яңа китаплар, журналлар илтеп укытуын дәвам итә. 84 яшьлек Самигуллина Әмина апа да китапханәченең килүен һәр чак көтеп ала, төрле өлкәдәге яңалыклар белән танышып баруны хуп күрә.