Иң матур бизәлеш буенча җиңүчеләр исемлеге

2017 елның 7 гыйнвары, шимбә

Районыбыз җирлегендә декабрь ае дәвамында Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин Карары нигезендә Яңа 2017 елга әзерлек буенча «Иң матур бизәлгән оешма яки хуҗалык» конкурсы барды. Әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешмалар, мәгариф учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар арасында аерым урыннар билгеләнде: 

- Авыл җирлеге идарәләре арасында: 

1. Сосна авыл җирлеге; 
2. Куныр авыл җирлеге; 
3. Субаш авыл җирлеге. 

- Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында: 

1. «Сосна» хуҗалыгы; 
2. «Кызыл юл» хуҗалыгы; 
3. «Активист» хуҗалыгы. 

- Оешмалар арасында: 

1. «Вамин» Балтач сөт-май комбинаты; 
2. «МДСУ-1» юллар идарәсе; 
3. «Балтачагрохимсервис» оешмасы. 

- Шәхси эшмәкәрләр арасында: 

1. Закиров Радик; 
2. Сәгыйтова Рәсимә; 
3. Галиуллин Илдар. 

- Мәгариф учредениеләре – мәктәп һәм балалар бакчалары арасында: 

1. Урта Көшкәт мәктәбе; 
2. Балтач урта мәктәбе; 
3. Сосна балалар бакчасы. 

- Шәхси хуҗалыклар арасында: 

1. Югары Субаш авыл җирлегеннән - Хәкимов Рәфәгать; 
2. Салавыч авыл җирлегеннән, Биктәш авылыннан - Иванов Илдар 
3. Югары Субаштан — Алексеев Радик; 
Чепья авыл җирлегеннән, Арбор авылыннан – Халиков Ильяс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International