Хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып ришвәт алу яки бирү катгый тыела.

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Гражданнар кодексында коррупциягә каршы көрәш максатыннан, «Бүләк бирүне һәм алуны тыю турында» искәртелгән маддә бар. 

Дәүләт хезмәте турындагы закон буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары аппараты хезмәткәрләре физик һәм юридик затлардан үзләренең вазыйфаи йөкләмәләрен үтәүгә бәйле рәвештә төрле бүләкләр («күчтәнәч», акча, хезмәт күрсәтүләр һ.б.) алырга тиеш түгел. Гади тел белән әйт­кәндә, коррупция – шәхси максатларда ачык мөмкинлек­ләрдән файдалану дигән сүз ул. Ә законда аңа беренче тапкыр билге­ләмә 2008 елда кабул ителгән “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законда би­релә. Анда әйтел­гәнчә, коррупция – хезмәт урынында вә­каләт­ләрне усал нияттә файдаланып, ришвәт бирү, ришвәт алу, коммерцияле сатып алу, яки биләгән вазыйфадан, җәмгыять һәм дәү­ләтнең законлы мән­фә­­гатьләренә каршы килеп, акча, кыйммәтле әйбер, башка төрле милек рәвешендә файда алу максатында файдалану дигән сүз. 
Көнкүреш мәсьәләләрен хәл иткәндә вак-төяк күчтәнәч бирү күпчелек кеше өчен гадәти хәл. Ришвәт тәкъдим иткән яки биргән кеше – бер­нинди закон да бозмый – бары тик аны алучы гына гаепле, дигән фикер яши. Әмма РФ Җинаятьләр кодексы ришвәт бирүчеләргә карата да, алучыларга карата да җәза бирүне карый. 
Законнарда ришвәтчелек явыз нияттә кылынган хезмәт (вазыйфаи) җинаять буларак, хезмәт бурычын бозуның бер төре дип карала. Бу үз чиратында үзара мөнәсәбәтләрнең үзгәрүенә, конфликтларга китерергә мөмкин һәм шулай ук зур җаваплылыкка тартыла. Ришвәтчелек аеруча яшерен җинаятьләргә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International