Паспорт Россия Федерациясендә яшәүче һәрбер гражданинның шәхесен раслаучы төп документ.14 яше тулган һәм РФ территориясендә яшәүче һәркемнең паспорты булырга тиеш.Шуңа күрә әлеге яшькә җиткән һәр кешегә Рәсәй Федерадциясенең алтын гербы төшерелгән документ бирелә.Паспорт үз хуҗасының хокукларын, шулай ук Ватан алдындагы бурычларын раслый.Яңа ел алды көннәрендә, 22 декабрь көнне, районыбызның 10 яшь гражданына тантаналы төстә Рәсәй Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы документ тапшырылды. 2017 нче елга әлеге яшьүсмерләр дәүләтебезнең чын гражданнары булып аяк басачаклар.Тантана барышында Балтач районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигмәтҗанова балаларга паспортның барлыкка килгән тарихын сөйләп үтте һәм балаларның хокукый белемнәрен тикшерде.Балалар барлык сорауларга да уңышлы җавап бирде. Шулай ук яшь паспорт ияләрен ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач бистәсе буенча федераль миграция хезмәте идарәсенең белгече Людмила Хөснетдинова да тәбрикләп үттеләр.