ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

11 ноябрь көнне башкаланың Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда Халык театрларының "Идел-Йорт”– 2016 төбәкара фестиваль-конкурсының йомгаклау тантанасы була. Бу чарада район Халык театрының Раннур Әүхәдиев җитәкчелегендәге коллектив Наил Гәетбаев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Кызлар килде авылга” музыкаль комедиясе белән катнаша. Алар жюри һәм тамашачы хөкеменә әсәрне кабаттан сәхнәдә куеп күрсәтәләр. Ә ахырда бүләкләү тантанасы булачак. Райондашларыбызга уңышлар насыйп булсын!

4 ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә 2017 елга яңа мәдәни сезон ачылды. 

Әлеге чарада узган елгы сезонда конкурс һәм бәйгеләрдә җиңү яулаган иң яхшы иҗат коллективларының һәм башкаручыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Ел дәвамында башкарылган эшләргә, эшчәнлеккә күзәтү ясалды. Тамашачы тарафыннан югары бәя алган спектакльдән өзек, күренекле шәхесләребезнең юбилей кичәләреннән истәлекле мизгелләр дә тәкъдим ителде. Үзенчәлекле сценарий, кабатланмас чыгышлар, дәртле биюләр тамашачы күңеленә хуш килде. 

Бу көндә Росия күләмендә "Сәнгать төне" буларак билгеләп үтелүе дә үзенчәлекле булды. Тамашачыга нәфис фильм күрсәтелде.

Яңа сезонда районыбыз үзешчәннәренә иҗади уңышлар, бетмәс көч, сүнмәс дәрт һәм сәламәтлек теләп калабыз! 

Берничә көн элек Балтач мәктәбе базасында “Форпост” мәктәп отрядлары арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары булып узды.
 

Куныр авылында яшәүче Бибинәгыймә Дәүләтшә кызы Галиуллинага 6 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хакимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын,Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Бүгенге көндә Бибинәгыймә апа улы һәм килене тәрбиясендә яши.

Балтач мәктәбенең 11 сыйныфы укучысы Йосыпова Динә (укытучысы Гөлнар Илдар кызы Хәйруллина) Казан шәһәрендә узган дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этапның призеры буларак, 2-4 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә үткән олимпиаданың йомгаклау чарасында катнашты. Динә Йосыпова Мәскәүдән зур җиңүләр белән кайтты. Мәктәп укучылары һәм студентлары арасында Россия Федерациясе дәүләт телләре буенча Россиякүләм олимпиаданың көмеш призеры булды. 

Динәне һәм укытучысы Гөлнар Хәйруллинаны ихластан бу олуг җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез

3-5 ноябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең V спартакиадасы кысаларында, волейбол яршлары булып үтте. Ике көн барган ярышларда 18 команда арасында безнең Балтач районы командасы үз югарылыгын саклап калып, беренче призлы урынны яулап кайтты. Хезмәткәрләребезне бу зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез!!! Афәрин!!!

Команда составында уйнадылар:

Наил Сабирҗанов - тренер-капитан, район башлыгы урынбасары;
Рамил Шакиров - район башкарма комитеты җитәкчесе;
Гатауллин Тимур - Норма авыл җирлеге башлыгы;
Рөстәм Заһидуллин - район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе;
Айрат Хәйруллин - район яшьләр эше һәм спорт бүлегенең баш белгече;
Фәнис Галимҗанов - район экономика бүлеге җитәкчесе;
Илнар Мөбәракшин - район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы белегече;
Илшат Галимуллин - район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Кеше нинди генә өлкәдә эшләмәсен, башкаларның эш үрнәкләрен күреп, өйрәнеп кенә уңышларга ирешә ала. Аеруча чит төбәкләргә барып кайтсаң, чагыштырыр әйберләр күп була.
    Җәй аенда    район үзәк китапханәсе  Малмыж үзәк китапханәсендә   "Я здесь живу, и край мне этот дорог" өлкәара семинарда катнашты. Семинарда   шулай ук Чепья авыл китапханәчесе  Зиатдинова Зәлия дә катнашты һәм районыбызның көнкүреше  белән таныштырганнан соң, китапханә эшендәге   тәҗрибәләре белән уртаклашты, яңа эш алымнары  турында сөйләде. Чыгыш өчен презентация дә әзерләнгән иде. Күршеләр безнең эш алымнарына сокландылар һәм безгә килергә дә теләкләре барын җиткерделәр.  Һәм менә Малмыж районының авыл китапханәчеләре берәм-берәм кунакка да килә башладылар. Ноябрь башында килгән Пар-Китәк авылы китапханәчесе Трухина Алефтина Николаевна журналларның шактый булуына, яңа китапларның күплегенә, интернет эшләвенә, җиһазларга , матурлыкка  үзенең соклануын яшермәде. Китапханәчеләр алга таба да элемтәләрне югалтмаска, һәрдаим тәҗрибә белән уртаклашып торырга дип саубуллаштылар


6
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

   Куныр авылында яшәүче Бибинәгыймә Дәүләтшә кызы Галиуллинага6 ноябрь көнне 90 яшь тулды


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бөрбаш авыл җирлегендә 29 һәм 30 октябрь көннәрендә Бөрбаш, Алан, Бөрбаш-Сәрдегәне авыллары зиратларында авыл халкы көче белән җыештыру өмәләре үткәрелде.

30, 31 октября и 1 ноября в населенных пунктах Бурбаш, Алан, Бурбашский Сардыган Бурбашского сельского поселения состоялись сходы. На сходах выступал глава Бурбашского сельского поселения. Он говорил о назначении на 20 ноября 2016 года местный референдум по вопросу введения и использования средств самообложения граждан на территории Бурбашского сельского поселения Балтасинского муниципального района Республики Татарстан. Также ознакомил население вопросами, вносимыми на местном референдуме.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International