Икътисади күрсәткечләр буенча “Труд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең быел да горурланырлык уңышлары бар. Бу хуҗалыкта 4864 тонна икмәк, 3045 тонна сөт, 569 тонна ит җитештерелгән. 121 млн. сум акча кергән, бу 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 3 млн. 578 мең сум туры килә. Хезмәт хакы уртача 21 мең 633 сум.
Хезмәт батырлары сафына хуҗалыкның җитәкчесе Рәшит Хафиз улы Хадиев, баш хисапчы – Александрова Валентина Петровна, баш икътисадчы Кирилова Наталья Валерьевна кушылды.
Рәхмәт мактаулы хезмәтегезгә!