«Халыклар дуслыгы» музееннан халык өзелми.

2017 елның 3 феврале, җомга

“Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. 
Музей директоры Гарифҗан Галиев музей заллары буенча тарихи язмалар, фотосурәтләр буенча бу якның тарихы, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында сөйләде. Шулай ук ул сугыш ветераны буларак дәһшәтле сугыш вакыйгаларына да тукталды. 

Ахырдан өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләр музей хезмәткәрләренә теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Әлеге сәяхәтләр тернәкләнүчеләргә туган ягыбыз тарихы турында өстәмә мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итәләр «Наз» бүлекчәсеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International