Хезмәтне икътисади яктан нәтиҗәле итеп оештыручылар арасында “Яңа тормыш” лылар да бар. Бу җәмгыятьтә узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү 7%, ит җитештерү 11%ка арткан. Хуҗалыкта акча кереме 146 миллион сумнан артык 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 3 млн. 246 мең сум туры килә. Җәмгыятьтә уртача хезмәт хакы 21 мең 424 сум тәшкил итә.
Җәмгыятьнең директоры Мәгъсүмҗан Равил улы Сәйфетдинов, баш хисапчы Илсур Мансур улы Закиров һәм баш икътисадчы Илшат Гали улы Шәрифуллиннарның хезмәте коллективта эшне дөрес оештыруда аеруча мактауга лаек.