9 ноябрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
Балтач районының Чепья авылында ярты гасырлык тарихы булган гаҗәеп музей бар. Сала үзе дә данлыклы. Татарстан читендә, Киров өлкәсе һәм Мари Иле республикасы белән киселештә урнашкан бу авылда менә инде күп еллар дистәгә якын милләт вәкиллләре тату гомер итә. Ерак үткәннән башлап бүгенгегә кадәр район турындагы барлык мәгълүматны үзендә туплаган музейны да шуңа күрә Халыклар дуслыгы музее дип атаганнар. 18 май – Халыкара музейлар көне якынлашкан көннәрдә әлеге мәдәният учагы белән экологлар танышып кайтты.
18 ноябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел һәм "Галиябану" драмасы язылуга 100 ел булу уңаеннан, район мәдәният үзәгендә
"Елатыр һаман, җырлатыр һаман
Галиябануның мәңгелек моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.
18 ноябрьдә – Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне, район үзәк китапханәсе бинасында 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә.
Чараларда федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә, мәгариф һәм башка оешма органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.
Бар җиһанны аклык чорнап алган мәлдә Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 2 а сыйныф укучылары өчен "Все про зиму" чарасы үткәрелде. "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына караган бу чарада яңа кайткан китапларга ,кыш турында әдәби әсәрләргә күзәтү ясалды, кышкы табышмакларга җавап табылды. Соңыннан балаларның кәгазьдән кисеп ясаган кар бөртекләре арасыннан иң матурлары сайланды. Чара ахырында балаларның йөзләрендә күтәренке кәеф чагылса, букчаларына призлар һәм китаплар салынды.Чеп
2016 елның 8 ноябрендә Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Закирова Разия Гайфетдин кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды.
"Сорнай" җәмгыятендә районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре инженерлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашырдай һәм үрнәк алырдай мисаллар шактый иде. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарының 2016 елгы сакланышына һәм хәзерге көндә бара торган ремонтның (СХМ) барышына бәя бирелде. Шулай ук иске, яраксыз техникаларны гамәлдән төшерү һәм яңа 2017 елгы эш сезонына планнар белән таныштылар.
2016 нче елның 8 ноябрендә Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Кунырмәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Закирова Разия Гайфетдин кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды.
Кеше нинди генә өлкәдә эшләмәсен, башкаларның эш үрнәкләрен күреп, өйрәнеп кенә уңышларга ирешә ала. Аеруча чит төбәкләргә барып кайтсаң, чагыштырыр әйберләр күп була.
Җәй аенда район үзәк китапханәсе Малмыж үзәк китапханәсендә "Я здесь живу, и край мне этот дорог" өлкәара семинарда катнашты. Семинарда шулай ук Чепья авыл китапханәчесе Зәлия Зиатдинова да бар иде. Ул районыбызның көнкүреше белән таныштырганнан соң, китапханә эшендәге тәҗрибәләре белән уртаклашты, яңа эш алымнары турында сөйләде. Чыгыш өчен презентация дә әзерләнгән иде. Күршеләр безнең эш алымнарына сокландылар һәм безгә килергә дә теләкләре барын җиткерделәр. Һәм менә Малмыж районының авыл китапханәчеләре берәм-берәм кунакка да килә башладылар. Ноябрь башында килгән Пар-Китәк авылы китапханәчесе Трухина Алефтина Николаевна журналларның шактый булуына, яңа китапларның күплегенә, интернет эшләвенә, җиһазларга, матурлыкка үзенең соклануын яшермәде. Китапханәчеләр алга таба да элемтәләрне югалтмаска, һәрдаим тәҗрибә белән уртаклашып торырга дип саубуллаштылар
Балтач районының бертөркем аграр яшьләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән һөнәри бәйгедә катнашып, призлы урыннар алуга ирешүе хакында хәбәр иткән идек инде. Шунысы сөенечле аларның күбесе беренче урында.
Район җитәкчелеге 3 ноябрь көнне авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һәм республикакүләм бәйгедә катнашкан яшьләрнең һәммәсен дә кафега дәшеп, кунак итте.
Хөрмәтләүне оештыручы район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин үзләре дә катнашты. Бәйгегә барлыгы Балтач районыннан 25 егет-кыз катнашырга теләк белдергән булган.
– Башка елларны яшьләрне өндәп, үгетләп йөрергә туры килә иде, быел үзләре инициатива белдерделәр, теләп катнаштылар, җиңүләре дә гадел”, – ди Рөстәм Заһидуллин.
Яшьләргә истәлек бүләкләре, Мактау таныклыклары тапшырылды.