ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау юнәлешендә шактый эш башкара. Борын заманнардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән шундый йолаларның берсе –"Каз өмәсе". Шушы көннәрдә Кенәбаш авылы клубында “Авылларда гөрли каз өмәсе” дип аталган чара узган. Бәйрәмдә өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бик теләп катнашкан. 

Факел клубында "Аулак Өй" кичәсе

Октябрь аенда районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе тарафыннан, “Без тормышны сайлыйбыз” дип исемләнгән районкүләм рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. Бүген - 15 ноябрь көнне бу конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурска барлыгы 40 эш тәкъдим ителгән иде. Иҗади эшләр 3 төрле категориягә бүленеп бәяләнде һәм номинацияләр буенча урыннар билгеләнде. 
Җиңүчеләрнең исемлеге белән бүләкләү тантанасыннан соң таныштырырбыз. Аларга истәлекле бүләкләргә, Мактау таныклыкларына ия булачак.
 

Агымдагы ел сәяси вакыйгаларга бай булды. Февраль ахырында 2016 елда үзара салым кертү буенча референдум узган иде, ә аннан соң көзен Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакыйгасы булды, инде менә кабат 20 ноябрь көнне 2017 елда үзара салым кертү буенча җирле референдумнар үтәчәк. Кайберәүләрдә, бу эшләрне кемнәр башкара соң, дигән сорау туар. Сайлауларны, референдумнарны әзерләү һәм уздыру, гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны һәм яклауны тәэмин итү, шулай ук күрсәтелгән хокукларны үтәүне тикшереп тору сайлау комиссияләренә билгеләнгән компетенцияләре чикләрендә йөкләнелгән. Безнең районга килгәндә, бу вазыйфаларны 8 кешедән торган Балтач район террриториаль сайлау комиссиясе һәм барысы 206 кешедән торган 33 участок сайлау комиссияләре башкара.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 11 ноябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендә 15 тернәкләнү узучы Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. 


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

9 ноябрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

Балтач районының Чепья авылында ярты гасырлык тарихы булган гаҗәеп музей бар. Сала үзе дә данлыклы. Татарстан читендә, Киров өлкәсе һәм Мари Иле республикасы белән киселештә урнашкан бу авылда менә инде күп еллар дистәгә якын милләт вәкиллләре тату гомер итә. Ерак үткәннән башлап бүгенгегә кадәр район турындагы барлык мәгълүматны үзендә туплаган музейны да шуңа күрә Халыклар дуслыгы музее дип атаганнар. 18 май – Халыкара музейлар көне якынлашкан көннәрдә әлеге мәдәният учагы белән экологлар танышып кайтты.

18 ноябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел һәм "Галиябану" драмасы язылуга 100 ел булу уңаеннан, район мәдәният үзәгендә 
"Елатыр һаман, җырлатыр һаман
Галиябануның мәңгелек моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. 
 

18 ноябрьдә – Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне, район үзәк китапханәсе бинасында 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә. 

Чараларда федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә, мәгариф һәм башка оешма органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнаша. 


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бар җиһанны аклык чорнап алган мәлдә Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 2 а сыйныф укучылары өчен "Все про зиму" чарасы үткәрелде. "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына караган бу  чарада яңа кайткан китапларга ,кыш турында әдәби әсәрләргә күзәтү ясалды, кышкы табышмакларга җавап табылды. Соңыннан балаларның кәгазьдән кисеп ясаган кар бөртекләре арасыннан иң матурлары сайланды. Чара ахырында  балаларның  йөзләрендә   күтәренке кәеф чагылса, букчаларына призлар һәм китаплар салынды.Чеп


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International