ИГЪТИБАР!!! ИГЪТИБАР!!! ИРТӘГӘ - БАЛТАЧТА ХАЛЫК ҖЫЕНЫ БУЛА!!!

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Иртәгә - 7 февраль көнне сәгать 15.00тә район мәдәният үзәгендә район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Балтач шәһәр җирлеге халкы өчен ХАЛЫК ҖЫЕНЫ була. 

Көн тәртибе буенча узып киткән 2016 елга нәтиҗә, агымдагы елга максат-бурычлар һәм көнүзәк мәсьәләләр турында район башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев чыгыш ясаячак. 

Балтач шәһәр җирлеге халкын, шулай ук Курмала, Көек авылларында яшәүчеләрне, авыл, урам һәм күп катлы йортларның старосталарын халык җыенында катнашырга чакырып калабыз. Сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итә аласыз. Рәхим итегез!

(ТӨЗӘТҮ: социаль челтәрләрдә һәм төркемебездә "1 февральдә Балтач шәһәр җирлегенең халык җыены була" дигән хәбәр нәшер ителгән иде. Ул көнне Балтач шәһәр җирлеге территориясендәге оешма-учреждение, хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр катнашында Балтач шәһәр җирлеге Советының унынчы утырышы булды).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International