"Комсомолда үткән яшьлегем". Әңгәмә

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

  3 февраль көнне Түнтәр авыл китапханәсендә “Комсомолда үткән яшьлегем” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Татарстан яшьләренең “Бәхет – хезмәттә” темасына 1958 елны үткәрелгән икенче фестивалендә ВЛКСМ өлкә комитеты һәм Татарстан Культура министрлыгы, комсомол оешмаларының культура өчен походының  икенче этабына йомгак ясап, беренче урынны Балтач районына бирүләре һәм күчмә Кызыл байрак тапшырулары турында искә алдык. Аксакалыбыз Рәфхәт абый Зарипов комсомолның 16 съезды делегаты авылдашыбыз Роза апа Ильясовадан интервю да алды. Гомумән, әңгәмәбез бик җылы, мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International