Түнтәр авыл китапханәсендә 31 январь - 7 февраль көннәрендә “Куркынычсыз интернет – балаларга!” (“Безопасный интернет – детям!”) - дип исемләнгән атналык уңаеннан “Куркынычсыз интернет – балаларга!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә белән кызыксынучыларга буклетлар өләштек. Һәм 6 февраль көнне 7 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз белән “Интернет дусмы, дошманмы?” дип исемләнгән тематик кичә дә үткәрдек. Ике командага бүленеп “Интернет куркынычмы, түгелме?” дигән сорауга җаваплар эзләдек, интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштек. Һәм интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре төзедек. Компьютер артына утырып эшләп тә карадык.