"Интернет-тормыш мәгънәсе яки афәт!"

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

“Интернет: Яхшымы, начармы” яки “Балалар өчен куркынычсыз интернет”! 5 февраль көнне Көек китапханәсендә 31 гыйнвардан 7 Февраль гә кадәр Халыкара “Балалар өчен куркынычсыз интернет” атналыгы  уңаеннан үткәрелгән түгәрәк өстәл эш алымында шушындый һәм башка сораулар күтәрелде. Биредә башлангыч сыйныф укучылары б.н. бергә 8 сыйныфка хәтле укучылар да катнашты. “Бүгенге тормышны интернеттан башка күз алдына да китереп булмый, ләкин ул безне бары төпкә тарта, ә бу безнең киләчәк куркыныч астында дигән  сүз бит” дигән фикерләр дә яңгырады балалар тарафыннан. Укучылар үзләренең көнкүреш вакытларында интернетның ни дәрәҗәдә зур урын алып торуларын да искәртеп китте: “Аннан аерылу мөмкин түгел, җитмәсә, укытучылар да күп җавапларны интернет аша  алырга куша бит, без нишләргә тиеш инде?!”, диделәр алар. Викторина рәвешендә алып барылган сорауларга-җавап табу, презентация карау да сәгать дәвамында алып барылган бу сөйләшүдә балалар бик күп фикерләр ирештерде. Бүгенге көндә интернет - без, олылар өчен мәгълүмат чарасы гына булса, укучылар өчен “гипноз корыламсы” ул. Бала белмичә, төрле сайтларга, уеннарга керә, шуның белән айлык кәрәзле телефон балансын да бетерә, җитмәсә вирус” дигән афәт сакланган мәгълүматларны да очыра.

   Шунысын ассызыкларга кирәк, бүгенге замана балалары бездән күбрәк белә, алар виртуаль тормыш белән бәйле барлык терминнарны да бик яхшы беләләр. Әлеге аралашудан соң, мин дә киләсе буыныбыз өчен горурлану хисе дә кузгалды күңелдә, алар аңлы рәвештә интернетның баш мие, алай гына да түгел, физик яктан да үзләре өчен нинди зыянлы булуын ачык рәвештә әйтә алалар. Күпмедер дәрәҗәдә “гаджит” лардан баш тарта алулары да мине бик сөендерде! Алдагысы яхшы булсын иде инде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International