Мәдәният хезмәткәрләре исәп тотты.

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

3 февраль көнне мәдәният хезмәткәрләренең отчет җыелышы булып узды. Узып киткән 2016 елга эшчәнлек хакында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин, финанс һәм бюджет мәсьәләләре, керем-чыгымнарны контрольдә тоту хакындагы яңалыклар белән район казначылык идарәсе җитәкчсе Илнар Сафин таныштырды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган күп кенә сорауларга җавап бирде, финанс белән бәйле катлаулы проблемаларны эш барышына алып өйрәнергә ышандырды. Мәдәният йорты, клуб хезмәткәрләрен хезмәт хакларының аз булуы, тулы ставкада эшләү мөмкинлеге бирелмәү, җиһазларның тузып баруы, эшләп тапкан яки билет сатудан кергән акчаларның үз файдасына булмавы борчый. Бер-бер артлы шушы темаларга моң-зарларын белдерделәр. 

Шулай ук үзәкләштерелгән авыл китапханәләре челтәре директоры Резеда Зарипова, "Халыклар дуслыгы", "Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил" музейлары директорлары Гарифҗан Галиев белән Фирая Зыятдинова, кинооешмасының еллык нәтиҗәләре турында Радик Михайлов, район балалар сәнгать мәктәбенең эшчәнлеге турында директор Миләүшә Кадыйрова чыгышлары тыңланды. Алар да заман таләпләренә яраклашырдай яңалыклар кертергә, җиһазлар булдырырга теләүләрен белдерделәр. 

Агымдагы елга план-максатлар билгеләнде. Җыелыш азагында юбилейлары булган авыл мәдәният йорты директорларын тәбрикләп, "Рәхмәт хаты" тапшырылды. Ә 5 ел дәверендә район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Рәзинә Сәләхетдинова барлык коллектив исеменнән рәхмәт белдереп, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International