Бәләкәй сабыймы без, олы кешеме- барыбызның да әкияти тормышка, андагы торышка ышанасы килә! Хыял, өмет, әлбәттә, бары якты киләчәккә әйди! Аеруча да андагы образларга безнең нәни дусларыбыз чын күңелдән ышана! Көек авылы китапханәсендә даими рәвештә төрле категория яшьтәге китап сөючеләр белән эшләр алып барыла. Гыйнвар башында балаларыбызга багышлап “Әтәч дуста кунакта” дип исемләнгән Яңа ел кичәсе үткәрсәк, 20 гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары белән балалар почмагын бизәп торучы матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән әкият китапларына күзәтү ясадык. Бүгенге замана мультфильмы герое “Фиксик” килү дә, шулай ук төрле татар әкиятләреннән алынган персонажларга хас җихазларны әйтә алулары да киләсе буыныбызның татар китапларын яратып укуын дәлилли!Бүгенге замананы интернет чолгап алса да, нәни дусларыбыз аннан күпкә ерак торалар һәм алар китапханәгә кергән саен махсус балалар почмагы итеп ясаган бүлеккә юнәләләр! Нәни дусларыбыз белән бик теләп әкиятләрне бәйрәмнәрдә сәхнәләштерәбез дә!