Гаилә каласына сәяхәт

2017 елның 3 феврале, җомга

3 февраль көнне Үзәк зурлар китапханәсенең уку залында гимназиянең 8, 10 сыйныф укучылары өчен “Бәхеткә илтер юллар... яки Гаилә каласына сәяхәт” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Укучылар  гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар,  гаиләдәге күркәм яки гыйбрәтле күренешләр  чагылган матур әдәбият, халык авыз иҗаты әсәрләрне искә төшерделәр. Балтач районы ЗАГС бүлегеннән  Нигъмәтҗанова Люция Рәис кызы бүгенге актуаль  мәс ьәләләр – катнаш һәм гражданлык никахлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International