"Кама" хуҗалыгы - игенчелек тә яхшы, икътисади яктан да алдынгы!

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Шушындый ук икътисадый күрсәткечләр белән игенчеләр тармагында дүртенче, экономика өлкәсендә икенче урынны яулаган “Кама”лылар да алдынгылар сафында. 
Кооперативта 6434 тонна икмәк, уртача бер гектарга 43,3 ц., 3055 тонна сөт,440 тонна ит җитештергән. Акча кереме – 124 млн. сум . 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 3 млн. ярым туры килә. 

Хуҗалыкның җитәкчесе Рәкыйп Нәкыйп улы Нәҗипов, баш хисапчы Лилия Илсур кызы Әхмәтҗанова, баш икътисадчы Фәридә Рәшит кызы Фазылова, баш инҗенер Рафил Наил улы Зәкиев һәм баш агроном Айдар Рафил улы Асхадуллин олы мактауга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International