Сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге яхшы күрсәткечләре белән сөендерә

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамирович Габдрахманов үз чыгышында сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштырып бара. Шулай ук 2016 елда башкарылган төзелешләр, урам юллары төзеклеге, бистә үзәгендә көтелә торган капиталь ремонт мәсьәләләре дә чыгышында чагылыш тапты. Шәхси хуҗалыклар тормышы, терлекчелек белән шөгыльләнүче гаиләләр һәм фермер хуҗалыклары мактап телгә алынды. 

Җирлектәге эшмәкәрлек эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Хезмәт хаклары бирелеше, эш урынында хезмәт шартларын булдыру турында тәнкыйть фикерләре дә ассызыкланды. 

Үзара салым акчасының нәтиҗәле тотылышына мисаллар китерелде. "Бүгегенге көндә МДСУ-1, "Арча" сөт-май комбинатының Балтач филиалы, район Советы, район башкарма комитеты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып, үзара салым акчаларын тапшырды, 15 мартка үзара салымны халыктан җыеп бетерү бурычы тора. 18 яше тулган бер кешедә 400 сум җыела. Бәлки, күбрәк тә куелгандыр, ләкин 1 гә 4 системасы соңгы тапкыр үткәрелә. Шуңа күрә бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк", дип белдерде Илдар Габдрахманов. 

Эшмәкәр Радик Закиров: "Балтачтагы зиратны тәртипкә китерсәк иде, исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дигән әйтем бар. Яныннан үтеп йөрергә оят, коймалары авып бара. Ташландык, начар хәлдә. Бәлки зиратны тәртипкә китерү өчен халыктан аерым акча җыярга кирәктер яки шушы үзара салым акчасының бер өлешен шунда файдаланып булмыймы?" дип мөрәҗәгать итте. 

Әлеге сорау-тәкъдимгә район башлыгы Рамил Нотфуллин бистә халкы белән бергәләшеп, оешып бер зур өмә үткәрергә кирәк, дип белдерде.

Чираттагы доклад белән "Хыял" яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков чыгыш ясады. Ул агымдагы елда "Хыял" бинасына капиталь ремонт эшләре башкару мөмкин булмасмы, дип сорады. 

Район башлыгы тәкъдиме белән киләчәктә татарча көрәшне күтәрү буенча Раил Садыйков белән район Советы депутаты Фәнис Шәрипов җаваплы белгечләр итеп билгеләнде. "Хыял"ның мөмкинлекләрен тагын да арттырып, спортка, балаларны, яшьләрне көрәшкә тартуга басым ясарга кирәклеге искәртелде.

"Төзекләндерү" ("Благоустройство") җәмгыяте директоры Наил Габдрахмановның докладына карата түбәндәге тәкъдимнәр кертелде. Бистә халкына һәм район буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, төзекләндерү, яшелләндерү, көнкүреш калдыкларын җыю кебек күләмле эшләрне тәртипкә салырга, халыкта ризасызлык тудырмаска. Коллективның башкарылган бар хезмәте игътибар үзәгендә булганлыктан, бар җирдә дә тәртип булырга тиеш, дип искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International