Икътисади күрсәткечләр һәм игенчелек өлкәсендә барлык төр күрсәткечләр белән 3нче урынга лаек булган “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы хезмәте дә зур мактауга лаек. Хуҗалыкта 7831 тонна икмәк, 4612 тонна сөт – узган ел белән чагыштырганда 15 %ка үсеш, 321 тонна ит җитештерелеп, продукция сату бәяләре белән 209 млн. сумлык табыш алынган. Уртача хезмәт хакы 21 мең 507 сум тәшкил итә.
Бәйрәм сәхнәсенә бүләкләнү өчен хуҗалыкның җитәкчесе Фердинант Нургаян улы Хәйруллин, баш хисапчы Әлфинур Габдулла кызы Сафиуллина, баш икътисадчы Фәйрүзә Муллазыятдин кызы Сәгзетдинова, баш инженер Ренат Хөрмәтулла улы Нәбиев һәм баш агроном Рәис Сәләхетдин улы Сафиуллин күтәрелде.
"Кызыл юл"лылар зур җиңүегез белән сезне!