Тырышалар инде безнең кул көрәшен алып баручы тренерларыбыз. Иганәчеләрне эзләп, хәтта республика, Россиякүләм ярышларга да чыгып китәләр. Чираттагы ярышларыбыз да тренерларыбыз призларына Яңгул авылы җирлегендә узды.
“Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчесе Мәгьсүм Равилович безнең мөрәҗәгатькә каршы килмәде, зур рәхмәт аңа. Аның ярдәме белән барлык спортчылар, килгән кунаклар тәмле ашлар белән сыйландылар. Ярышлар да бар шартларга китереп оештырылган иде. Тантаналы ачылышы да, ябылуы да булды.
30 гыйнвар көнне Балтач гимназиясендә белем алучы 15 укучыга тантаналы төстә "Форпост" таныклыгы тапшырылды.
"Форпост" оешмасына кабул ителү һәм аның таныклыгын алу укучылар өчен зур дәрәҗә.
Балтач студентлары өчен Казанның "Театро" төнге клубында 26 гыйнвар көнне узган. Әлеге чарада башкаланың югары уку йортларында белем алучы иң актив, сәләтле студентлары - фән ягыннан югары уңышларга ирешкәне өчен Алмаз Фердинант улы Гыйлемҗанов, сәнгать ягыннан - Гөлинә Рафаэль кызы Шәйхетдинова, спорт буенча - Рәйхан Рамил улы Нигъмәтҗанов район башкарма комитетының "Рәхмәт хатлары"на лаек булды.
Балтач яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына волейбол буенча ярышларның чираттагысы “Балтач”унивесаль спорт залында 1999-2000 елгы укучылар арасында узды.
Ярышларда 6 мәктәптән 9 команда үзара көч сынашып, егетләр һәм кызлар арасында иң көчле командаларны ачыкладылар.
28 гыйнвар шимбә көнне район мәдәният үзәгендә "Кино елы" уңаеннан "Бамбарбия Киргуду " дип исемләнгән КВН-конкурс булып узды . Конкурста Норма, Субаш, Бөрбаш, Пыжмара җирлекләренең актив яшьләре көч сынашты. Һәр команда да бик нык әзерләнгән, тик Норма җирлегенең "Норма'льная" командасының чыгышлары нигезләмә таләпләренә күбрәк туры килү сәбәпле беренчелекне яулады!
26 гыйнвар көнне Кече Лызи мәдәният йортында удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз арасында уза торган "Шулдыр жыт" ("Веселый вечер") дип исемләнгән районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесенң беренче туры булып узды. Конкурста Кече Лызи мәдәният йорты директоры Ринат Кәлимуллин һәм сәнгать җитәкчесе Галина Петрова җитәкчелегендәге иҗат коллективлары матур чыгыш ясады.
Шимбә, ягъни 28 гыйнвар көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә уза торган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрының урынбасары Андрей Орлов катнашып, чыгыш ясады. Районда 2016 елда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм агымдагы 2017 елга максат-бурычлар билгеләнде.
Әлеге җыелышта хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәгариф учреждениеләре директорлары, оешма җитәкчеләре катнашты.
«Хыял» яшьләр үзәгендә район башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм студентлар арасында «Угадай мелодию» күңел ачу уены узды. уен күңелле барды, ләкин гомуми нәтиҗәләр буенча «Студентлар» командасы «Администрация»дән өстен чыгып, җиңү яулады.
Яшел Үзән шәһәреннән СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров укучылары тагын үзләренә тиңнәр булмавын раслап, авыл районнары спортчылары арасында чаңгы узышлары буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулап, Кубокны Балтачка алып кайттылар.
Район социаль яклау бүлегендә 2016 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау һәм агымдагы елга план-максатлар билгеләү юнәлешендә җыелыш булып узды. Бүлекнең эшчәнлеге белән якыннан таныштыру максатыннан, әлеге җыелышка район башкарма комитетынң бүлек җитәкчеләре, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Күзәтчелек һәм Попечительлек советлары әгъзалары чакырулы иде.
Район социаль яклау бүлеге районның ветераннар сооветы, мөмкинлеге чикле кешеләр, хатын-кызлар оешмаларысы, мәгариф бүлеге, район үзәк хастаханәсе, ведомствоара комиссияләр һәм эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә тора. Алар белән даими рәвештә кулга-кул тотынышып эшли. Шуңа күрә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы рейтингы буенча 45 район арасында 2016 елгы нәтиҗәләр буенча 3 урынны яулады!