Рафил Шәймөхәммәтов: “Каникулларны имин үткәрик”

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланып китте.

Әлеге вакыт аралагында район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан, профилактик чаралар оештырылачак. Шулай ук юл патруль хезмәте тарафыннан юллардагы машиналар тизлеге ныклы контрольгә алына, транспорт чараларында балаларны утыртып йөрү өчен җайланмаларның булу-булмавы да тикшереләчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, онытмагыз 12 яшькә кадәрге балаларны бары автокреслоларда, ә 12 яшьтән өлкәнрәкләрне куркынычсызлык каешы белән генә йөртү рөхсәт ителә.
Балалар иминлегенә битараф булмагыз, балалар киемендәге яктылык кайтаргыч элементларның булуы мөһим. Аларны кулланмаган очракта җәяүлеләр 500 сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин.


Рафил Шәймөхәммәтов
район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International