ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

27 январь көнне үзәк китапханәдә район китапханәчеләре семинары булып узды. Семинар барышында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2017 эш елына алда торган бурычлар ачыкланды. 2016 елда бәйгеләрдә җиңү яулаган китапханәчеләргә Мактау кәгазьләре

тапшырылды.

Семинарның практик өлеше, китапны пропагандалауның яңа формасы, буктрейлерга багышланды. Бу темага өстәмә белем бирү институтында белем күтәрү курсларында укып кайткан Шешеңәр авыл китапханәчесе З.Галиева чыгыш ясады.

6-8 сыйныф укучы кызлары  белән Субаш җирлегендә урнашкан ФАП медицина хезмәткәрләренең очрашуы булып узды. Укучы кызларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү-сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлату, шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны ничек кулланырга икәнлеге әйтелеп китте.

Сандугач, сандугач!..

Син китсәң , мин  калам,

Дусларыма җырлар өчен,

Җырыңны отып алам.

Татарстан халык ансамбле җитәкчесе, җырчы, уен коралларында яратып уйнаучы , искеткеч күренекле композиторыбыз -  Шигапов Солтан  Фидаис улы Субаш мәктәбендәдә кунакта булып китте. Ул төрле халыкларның уен коралларында уйнап балаларны таң калдырды.Укучылар шушы уен коралларында үзләрен дә сынап карадылар.

Очрашу барышында катнашучыларга гамәлдәге законнар буенча аңлатма бирелде һәм конкрет мисалларда конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе аңлатылды.

Субаш мәктәбендә 26 нчы гыйнварь көнне география һәм биология фәннәреннән ачык дәресләрне 5,9 сыйныф укучылары белән Фаязов Ленар Әхмәт улы, Галиева Гөлчәчәк Рифкат кызы күрсәтте. Дәрес барышында укучыларның дәрескә кызыксынулы булулары күзләреннән, бирелгән сорауларга җавап бирүдән күренеп тора иде. Остазлар укучыларга күренекле шәхесләрнең тәҗрибәләрен тирәнтен аңлаттылар һәм лаборатор эш ярдәмендә белемнәрен тикшерделәр. Афәрин!

31 гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә "Икмәк белән арта ил яме" дип исемләнгән алдынгылар слеты үткәрелә. 2016нчы елгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча районыбызда гына түгел, ә республика күләмендә ирешкән уңышларыбыз бар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, бигрәк тә игенче-механизаторлар хезмәтенә хөрмәт буларак, ел да традицион рәвештә район җитәкчелеге тарафыннан алдынгылар слеты үткәрелеп килә. Әлеге чарага алдынгы хезмәт күрсәткеченә ирешкән хезмәткәрләрне олыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә кайту көтелә.

Алдынгылар слеты сәгать13.00дә башлана.

Мамадыш районында “Мәктәпләрдә мини футбол” проекты кысаларында узган республика ярышында Салавыч күппрофильле лицее укучылары командасы 4нче урынга лаек булды. 

Укучыларыбызны һәм аларны зур тырышлык белән әзерләүче укытучыларыбыз – Әминов Рамил Шамил улын һәм Латипов Рәсим Кадим улын зур җиңүләре белән котлыйбыз! алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Укытучыларның кышкы спартакиадасы кысаларында муниципаль этапта узучы ярышлар: 

30 гыйнвар – “Хыял”, Норма спорткомплексында, Урта-Көшкәт, Чепья мәктәпләре спортзалларында волейбол буенча зона ярышлары.

31 гыйнвар – чаңгы һәм шорт-трек ярышлары.

1 февраль – өстәл теннисы, турникта тартылу, отжимание, канат тарту, волейбол ярышларының финал этабы. 

Ә 18 февральдә районыбыз укытучылары Актанышта узачак мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм спартакиадасында көч сынашачаклар.

Балтач гимназиясенең укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән танышу максатыннан экскурсияләр оештырылып кына тора. Алар берничә көн элек гимназиянең "Форпост" оешмасы әгъзалары белән берлектә район эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булып, полиция хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштылар. Бик күпләргә сер булып тоелган ишекләр артында кемнәр эшләвен, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен күреп белделәр.

"ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА, БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе дәвам итә.

1 февраль көнне Куныр авыл җирлеге Чепьяда Яңа ел бәйрәме уза торган үзәк мәйданда ярминкә оештыра. Иртәнге сәгать 8.00дә ул халыкка хезмәт күрсәтә башлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International