2017 елның 24нче мартында социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.

2017 елның 24 марты, җомга

2017 елның 24нче мартында социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләр башлану алдыннан янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде hәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте.

Өйрәнүләр барышында янгын сүндерү командасының объектка килеп җитү, эвакуациянең төгәл вакыты исәпкә алынды. Шулай ук бүлекчә хезмәткәрләренең янгын турында дөрес итеп хәбәр итүе, беренчел янгын сүндерү җайланмаларын дөрес куллану күнекмәләре, янгында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары тикшерелде.

Өйрәнүләрдән сон Эдуард Николаевич язгы ташу вакытында саклык чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International