Чепья авылының хөрмәтле кешесе, бөтен республикабызга билгеле шәхес Гарифҗан Галиевичның шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее. Без, авылның китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Халыклар дуслыгы" музеен оештырган һәм бүгенге көнгә кадәр шул музейны җитәкләүче Гарифҗан аганы күркәм бәйрәме белән котлап, яңа экспозицияләр белән танышып кунак булып чыктык. Бәйрәмегез белән, Гарифҗан Галиевич, без Сезнең белән горурланабыз, Сезнең олы хезмәтегез алдында баш иябез!