Табигать яшәрә,матурлана,ә шуның белән бергә яшеренеп яткан көзлектән, кыш буе җир өстен ямьсезләп торган “зур байлыкларыбыз”-чүпләр дә калкып чыга акрынлап! Бу тарафтан, 21 март көнне Көек авылы китапханәсендә 4-5 сыйныф укучылары белән берлектә “Без булмаса-кем?!” исеме астында әңгәмә үткәрдек. Биредә төп максат 2017 ел-экология елы буларак бу турыда сөйләшү, алай гына да түгел, экологиябезне пычратуга алып баручы факторларны ачыклау. Әгәр, яшь буын үзенең әйләнә-тирәсе турында уйланмаса-кем саклар тирә мохитне, кем киләчәкне кайгыртыр? Балалар бик күп мисаллар китерде һәм эко-коллаж ясап күңелләрен борчыган сурәтләрне ябыштырды. Әлеге карта эклогия лына багышлан почмагыбызны баетып җибәрде. Шулай ук, эология темасы яктыртылган китапларны, алардагы әсәрләрне дә күтәреп фикерләр тупладык.