Хәйрия концерты

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

2017 нчы елның 22 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач муниципаль  районының Кече Лызи мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре  хәйрия концерты  күрсәттеләр. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе һәм Кече Лызи урта гомумбелем мәктәбенең педагог оештыручысы Петрова Галина Денис кызы җитәкләгән әлеге концерт бик оешкан төстә узды. Концерт программасы җыр-биюләр, шаян-такмаклар белән аралашып барды. Баянист Калимуллин Ринат һәм гитарист Волков Александр моңлы көйләр башкардылар. Тернәкләнүчеләр әлеге талантларның оста башкарган номерлары белән рухланып, шатланып утырдылар.

Узган әлеге чаралар өлкәннәребезнең күңелләрен генә күтәреп калмый, алга таба тормышның матур мизгелләрен искә алып, рухланып яшәргә мөмкинлек бирә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International