Китапханәченең төп бурычы-кызыклы, сурәтле, тәрбияви һәм акыл тупларга ярдәм итүче китаплар белән яшь китап сөючеләребезне тәэмин итү. Көек китапханәсен яшь буын аеруча да үз итә! Каникуллар дәвам итә, ә без үз чиратыбызда, нәни дусларыбызны яңа кайткан, төсле китаплар белән таныштырабыз. Аеруча да охшаганнарын алар өйләренә алып кайтып иркенләп укырга уйладылар!