Галимне мәктәпкә кайтардылар

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Балтач урта мәктәбенә  килүчеләр белән әллә ни аптыратып булмый. Әмма 16 март, чәршәмбе көнне килгәннәре кунаклар да, аларныӊ максатлары да үзгә дә, үзенчәлекле иде.

Шушы мәктәптә укыган,  шушында хезмәт  юлын укытучы булып башлаган   данлыклы шәхеснеӊ гаиләсе, туганнары татар халкыныӊ данлыклы улы, археолог, тарихчы, язучы Равил Фәхретдиновныӊ 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтү өчен бергә җыйналган иде. Чара мәктәпнеӊ актлар залында, күпсанлы укучылар катнашында олы шәхеснеӊ тормыш юлын барлаудан башланып китте.  Алып баручы,  татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлнар Илдаровна сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка бирде.

 

Ул үз чыгышында гади   укытучысыныӊ шушындый бөеклекә күтәрелүендә мәктәпнеӊ дә өлеше булуын һәм шәхеснеӊ үз тырышлыгы зур булуын билгеләп узды. Булган бар шатлык-авырлыкларны  бергә бүлешкән тормыш иптәше Әлфия ханым Равил Фәхретдиновны укыган мәктәбендә шулай искә алуларына шатлануын белдерде, хатирәләре белән уртаклашты. «Балтач ягына булган мәхәббәтен ул бездә дә уята алды, аныӊ телендә гел  «Балтач» сүзе булды, мөмкинчелек булуга безне оештырып,ул туган ягына юл тота иде. Улыбыз Раил Чепья мәктәбендә 5 ел белем бирде, олы оныгыбыз да шушы районда туды. Сезгә олы рәхмәтләремне җиткерәм», диде Әлфия ханым.  Әтисенеӊ эшен дәвам итүче, фән юлында  үзе дә югары уӊышларга ирешкән, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов үзенеӊ чыгышында,  әтисенеӊ һәрвакытта гади, ярдәмчел булуын, яраткан эше  дигәндә бар нәрсәне онытып, җанын биреп эшләвен искә алды.  

 

Дөрестән дә, Татарстан, Идел буе, гомумән, Урта Евразия җирлегенең, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгеч,  200гә якын басма хезмәт, шул исәптән 30дан артык китап (фәнни монографияләр, фәнни-популяр китаплар), урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслек, уку һәм күргәзмә әсбаплар авторы, «Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы» дигән хезмәтне төзегән авторлар коллективының җитәкчесе. Ул Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының, шулай ук Алтын Урданың төньяк олысы археологик истәлекләренең тулы җыелмасын төзеп бастырып чыгарган галим. Ә бит ул үзенеӊ тормыш юлын шушы Балтач урта мәктәбендә башлаган, кулына әтисе Габдрахман ага кебек балта, чүкеч тотып, балаларга хезмәт дәресләрен биргән. Ветеран укытучы Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов Равил Фәхретдинов белән сәхнәдә концертлар, спектакльләр куеп йөргән чакларны , аныӊ җырчы, оста баянчы булуын, күп төрле уен коралларында оста уйнап, оркестр оештырып, аныӊ тынгысыз җитәкчесе булганын искә алды. Равилнеӊ  спектальдә Муса Җәлил ролен уйнавы әле дә күз алдында, ди ул.

 

Татарстан Фәннәр Академиясеннән кайткан галим якташларыбыз Илдус һәм Дания Заһидуллиналар, данлы укытучы, төбәк тарихы төпкелләрен өйрәнгән Бакый ага Зыятдиновныӊ тормыш иптәше Мәдинә апа чыгышларында якташыбыз турында гәҗәеп матур фикерләр әйтелде. Балтач  үзенеӊ укучысын онытмый,  мәктәпнеӊ  яӊа  музеенда тарихчы-галим Равил Фәхретдиновка багышланган аерым бүлек   эшләнгән, аныӊ үзәгендә олы шәхеснеӊ туганнары тарафыннан ясаткан портреты дәрәҗәле урынын алды.

 

Мәктәп укучылары Зәринә Хәйретдинова, Фәнзил Гарипов  Равил Фәхретдинов  иҗаты буенча фәнни эш башкарып, яшьләрнеӊ Каюм Насыйри исемендәге XY халыкара фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, беренче урынны яулаганнар. Мәктәпнеӊ үзендә галимгә багышланган сочинениеләр конкурсы уздырылган,  җиӊүчеләргә бүләкләрне Әлфия ханым Фәхретдинова үзе тапшырды.   Даими аралашкан, кунакларга йөрешкән, бер тамырдан булган Ильясовлар, Кәримовлар гаиләләрен чагылдырган Равил Фәхретдиновныӊ шәҗәрә агачы музейда урынлы куелган. Галимнеӊ тормыш юлы белән бәйле истәлекләр, лаек булган бүләкләре, фотолар белән танышканнан соӊ кунаклар мәктәпнеӊ керү өлешендә истәлекле такта ачылачак урынга юнәлделәр.

 

Бөтендөнья татар Конгрессыныӊ Балтач бүлеге җитәкчесе Вакыйф Зәкиев чыгышыннан соӊ галимнеӊ ике улы – Раил һәм Камил мәктәп диварына беркетелгән истәлекле тактадан бөркәнчекне алдылар. Менә, ярты гасырдан соӊ Равил Фәхретдинов укыган мәктәбенә яӊадан кайтты.  Моннан соӊ көн саен ул үзенә генә хас булган мөләем карашы белән белем алырга килгән укучыларны, «бу тормышта тырышлык булганда һәр нәрсәгә ирешергә була»,  дигән сыман каршы алып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International