"Семык " Республика мари бәйрәме Татарстанда йөзләгән катнашучыны берләштерде

2026 елның 2 июне, сишәмбе

30 майда Татарстан Республикасы Менделеевск районының Илнеть авылында зур Мари бәйрәме «Семык»узды.

Халык күңел ачуларының иң якты мизгелләренең берсе «Марийская восьмерка»флешмобы булды. Йөзләгән катнашучы масштаблы биюдә берләште, ә тере чылбыр 1,5 километрга сузылды.

Бәйрәм кысаларында шулай ук «Мари дыр» һәм «Мари Патыр»конкурслары да узды. «Мари дыр» конкурсында (Мари чибәре) беренче урынны Федорова Лиана алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International