БАЛТАЧЛЫЛАР ҖИҢҮ ӨЧЕН ҮЗ ӨЛЕШЛӘРЕН КЕРТӘ!

2026 елның 2 июне, сишәмбе

Бөтен ил белән бердәм булып, Ватанны саклаучы егетләребезгә ярдәм итү — безнең уртак бурычыбыз. Бу изге эштә Балтачыбыз халкы, эшмәкәрләребез һәм волонтерларыбыз бердәм булып, кулдан килгәннең барысын да эшли.

Шушы көннәрдә тагын бер зур һәм мөһим эш башкарылды. Якташыбыз, «Эмиз» җитештерү ширкәте җитәкчесе Раил Фазылҗановның ярдәме белән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә 20 тонна чиста су озатылды. Бу — аларның тормышын саклап калуга, көч-куәт өстәүгә юнәлдерелгән зур ярдәм.

Гуманитар йөкне хәрби зонага кадәр илтеп җиткерүдә үз машиналары белән ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәр, игелекле райондашыбыз Алмаз Шәрәфетдиновка аерым рәхмәтебезне җиткерәбез! Аның кебек олы йөрәкле ир-егетләр булганда, безнең егетләрнең күңелләре тагын да ныгый.

Бу изге гамәлне башкарып чыгуга үз өлешләрен керткән барлык волонтер егетләребезгә, райондашларыбызга зур рәхмәт! Бердәм булганда гына без көчле, бергәләп без — җиңүгә таба ышанычлы адымнар белән барабыз.

Балтач районы хакимияте исеменнән барлык ярдәм күрсәткәннәргә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Егетләребезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын! 🇷🇺

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International