Руфил Хәбибуллин – Россия чемпионы!

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Булдыра егетләребез! Кая гына бармасыннар, шаккатырып кайталар. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә милли көрәш буенча Россия беренчелеге булып узды.

15-16 яшьлекләр арасында бил алышып, Яңгул мәктәбеннән Руфил Хәбибуллин Россия чемпионы булып танылды. Егетебез Мәскәүдә махсус ясалган алтын медаль, 10 мең акчалата бүләккә лаек булды.
 

 


Нурзада Сәмигуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International